news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Искәндәр Гыйләҗев: Чыңгыз Айтматов әсәрләре минем өчен бер ачыш иде

Тарихчы яшьләргә Айтматов әсәрләрен укырга киңәш итте.

Искәндәр Гыйләҗев: Чыңгыз Айтматов әсәрләре минем өчен бер ачыш иде
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев Чыңгыз Айтматов әсәрләре үзе өчен бер ачыш булуын билгеләп узды. Бу хакта ул ТР Фәннәр академиясендә "Татар-информ" хәбәрчесенә әйтте.

Биредә "Айтматов укулары - мәдәниятләр аралашуы өчен" язучылар һәм интеллектуалларның III халыкара форумы узды.

"Яшь чакта Чыңгыз Айтматовның әсәрләрен бик яратып укыдым. Аның әсәрләре ниндидер бер ачыш, һәр әсәрендә кешелеккә әйтер сүзе бар иде, бөтенләй яңа дөнья ачыла иде. Яшьләргә аның әсәрләренә кире кайтырга тәкъдим итәр идем", - диде.

Форумда Урал һәйкәл остасы Иван Дубровин Казанда Чыңгыз Айтматов скверы ачып, аның һәйкәлен урнаштырырга тәкъдим итте. Искәндәр Гыйләҗев бу идеяне хуплавын әйтте. "Тамырлары Татарстаннан булган Чыңгыз Айтматовка сквер, һичшиксез, булырга тиеш", - диде "Татар-информ"га.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100