news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Искәндәр Гыйләҗев: БДИның хәзерге формасы - коточкыч зур хата

Бу бүгенге көндә мәктәпне, гомуми белемне үтерә торган бер күренеш, ди галим.

(Казан, 26 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы, җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Гыйләҗев Бердәм дәүләт имтиханына карата үз фикерен җиткерде.

"БДИ белән куркытып, мәктәп балаларны боза. Соңгы ике елында бала мәктәптә бары тик БДИ тапшырырга, ягъни, башкача әйткәндә, маймыл шикелле кнопкага басарга өйрәнә. Аның интеллекты үсми. Бу абсолют күпчелеккә карый. Ә нәкъ менә шушы вакытта мөстәкыйль фикер йөртү, анализ, бәхәсләшүгә өйрәтергә кирәк баланы, ә ул “дрессировка” белән мәшгуль, - диде ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсендә. - Хәзерге формада БДИ - коточкыч зур хата. Аны башкача оештырып булыр иде. Бу бүгенге көндә мәктәпне, гомуми белемне үтерә торган бер күренеш. Бу минем караш. Икенче нәрсә - технология үсеше. Балаларны интернет һәм хәзерге технологияләр боза. Мин карыйм: алар институтка, университетка килә, лекциядә утыра, әмма смартфонына, планшетына текәлгән. Алар үзенең аңына, фикер йөртүенә, белеменә таянмый, ә шушы техникага гына таянып эш итәргә өйрәнгән, кызганычка каршы. Бу тенденция, бер яктан, әйбәт ул. Заманча технологияләр булгач, бик тиз генә мәгълүмат табарга мөмкин. Шул ук вакытта бу очракта кеше уйларга өйрәнми. Смартфонны сүндереп, интернет юкка чыкса, бала белән нәрсә була? Ул үзен кая куярга белмәячәк! Бу бәйләнү үзеңнең эчке белемеңне, эчке фикер йөртүеңне югалту белән бер. Бу яңа технологиянең, кызганычка каршы, зур тискәре нәтиҗәсе".  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100