news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Искәндәр Гыйләҗев: Авылдан шәһәргә күчкән халык чын мәгънәдә шәһәрнеке була алмады

Татар теленең иң зур дошманы – ул авылдан шәһәргә күчеп килгән, әмма чын мәгънәдә шәһәр кешесе була алмаган авыл кешесе, ди тарихчы.

(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген "Безнең мирас" журналы Хәтер көненә багышлап, түгәрәк өстәл оештырды. Анда тарихчылар, галимнәр катнашты. Шуларның берсе – тарихчы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев 1552 ел вакыйгаларының татар халкы тормышына нинди йогынты ясавы хакында фикерләре белән уртаклашты.

Аның сүзләренчә, бу вакыйга татар шәһәр структурасын бетерүгә китерде.

"ХХ гасыр ахырында гына без шәһәрдә татар халкын күрәбез. Шәһәргә авыл халкы күчте, әмма чын мәгънәдә шәһәр кешесе булып китмәде. Авылны сагынып, авыл турында җырлап, елап утырып... Шул ук вакытта кире авылга кайтмыйча һәм авылга карата тискәре карашта булып яши. Бу – гаҗәп күренеш. Авыл кешесе шәһәргә килеп төпләнә дә, авылны сагынса да, саланы ким күрә. Балаларын да русча тәрбияли. Татар теленең иң зур дошманы – ул авылдан шәһәргә күчеп килгән, әмма чын мәгънәдә шәһәр кешесе була алмаган авыл кешесе", – ди Искәндәр Гыйләҗев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100