news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Искәндәр Гобәйдуллин: Туганнарым белән татар телендә аралашасым килә

"Әти-әнием һәм туганнарымның сөйләшкәннәрен аңлыйсым килә", – ди курсларга йөрүче Искәндәр Гобәйдуллин.

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 15 октябрьдә Мәскәү шәһәре Мемориаль мәчетенең “Әл-Фатих” мәдрәсәсендә татар теле курслары ачылды. Татар теле курслары укучысы Искәндәр Гобәйдуллин “Татар-информ” хәбәрчесенә беренче дәрес турында һәм үзенең ни өчен шул курсларга язылуы турында сөйләде.

“Без татар теленең алфавитын һәм сөйләмне өйрәндек. Шулай ук бер-беребез белән таныштык, шигырьләр сөйләдек. Барлыгы 20ләп кеше иде. Хәтта, кызлар һәм егетләр саны бертигез булды, дип тә әйтеп була”, – диде ул.

Искәндәр Гобәйдуллин курсларга язылуның төп сәбәбе булып, әти-әнисе һәм туганнары белән татар телендә аралашырга теләве торуын әйтте.

“Туган телемне Мәскәүдә дә өйрәнеп булуы ошады. Мин туган телемне искә төшерәсем килә. Балачакта бары тик татар телендә генә сөйләшкәнмен, тик мәктәпкә укырга кергәч, туган телемне онытканмын. Әти-әнием һәм туганнарым белән татар телендә аралашасым, аларның нәрсә турында сөйләшкәннәрен аңлыйсым килә. Әлегә мин берничә сүз генә беләм, әмма күбрәк өйрәнгән саен телем күбрәк искә төшә”, – дип сөйләде Искәндәр.

Татар теле курсларында, телне белү дәрәҗәсенә карап, ике төркемдә дәресләр алып барыла. Атнага бер тапкыр уза торган дәресләрне татар теле белгече Эльмира Краснова алып бара.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100