news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Искәндәр Биктаһиров: Сәйдәш җырлары кешене бер баскычка югары күтәрә

«Сәйдашстанга сәяхәт» кичәсе Камал театрында 27 октябрьдә булачак.

(Казан, 14 август, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Бүген Югары Ослан районы Кызыл Байрак авылында «Сәйдашстанга сәяхәт» музыка фестивале үтә.

«Сәйдәш җырлары кешене бер баскычка югары күтәрә. Үзеңнең вокал мөмкинлекләреңне сакларга ярдәм итә», — ди Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров.

«Быелгы фестивальнең үзенчәлеге — ул Рөстәм Яхинның романслары һәм халык җырларыннан үреп ясалган диалог формасында барачак», — диде сценарий авторы, Камал театры артисты Фәнис Җиһанша.

Яңгыр яву сәбәпле бәйрәмдә оркестр уйный алмады. Шулай да тамашачыларга бер сәгатьлек концерт күрсәттеләр.

«Сәйдашстанга сәяхәт» кичәсе 27 октябрьдә Камал театры сәхнәсендә булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100