Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ишеевкада татар мәдәнияте көне
Ишеевкада татар мәдәнияте көне
(Ульяновски, 24 декабрь, «Татар-информ», Ләйлә Исламова). Ульяновски өлкәсенең Ульянов районы үзәге булган Ишеевка бистәсендә Татар мәдәнияте көне узды. Өлкә мохтәрияте оештырган бу чара “Чишмә” телевизион тапшыруы һәм “Өмет” газетасының 15 еллыгына багышланган иде.
Кичәдә чыгыш ясаган өлкә татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Азат Курчаков үз чыгышында халыкның узган җанисәп нәтиҗәләре белән таныштырды, уңышларга һәм алдагы бурычларга тукталды, Сабантуй бәйрәме район күләмендә оештырылмавына канәгатьсезлек белдерде. Моңа җавап итеп, район мәдәният идарәсе башлыгы Татьяна Мошнина Ундоры районында Халыклар дуслыгы фестивале уздырылып килүен белдерде. Анда Сабантуй да, Агадуй да бергә булды һәм аның эченә халык уеннары һәм милли көрәш тә сыйды, диде.
“Чишмә” тапшыруын алып баручы Рамис Сафин һәм “Өмет” мөхәррире Исхак Хәлимев, мәгълүмәт чараларының эшчәнлеге белән таныштылар һәм үзләрен генә түгел, ә, гомумән, милли хәрәкәт әһелләрен тирән борчыган мәсьәләләргә тукталдылар. Рамис Сафин Мәскәү әмере нигезендә “Чишмә”гә бирелгән вакытның көндезгә күчерелүе һәм гомум вакытның ике мәртәбә киметелеп атнасына 20 минутка гына калуына борчылуын белдерде. Ә Исхак Хәлимевнең иң авырткан җире, әлбәттә, тираж мәсьәләсе. Кайда ничек куелган бит ул. Мәсәлән, яңа Малыклы районында татар саны әллә ни күп булмаса да, анда 1000 нән артык кеше “Өмет”кә язылган. Шулай ук Иске Кулаткы районы халкы үзләренең татарча район газетасы ”Күмәк көч” тә чыгуына карамастан, “Өмет”не дә бик теләп алдыра. Эш халыкның тупланып яшәвендә. Ульянов районында исә 6000 чамасы милләттәшебез яшәсә дә, укучылар саны белән артык канәгатьләнеп булмый. Сәбәбе – милләттәшләребезнең катнаш халыклы авылларда сибелеп яшәве. Исхак Хәлимев әйтүенчә, мондый авылларга үтеп керүе бик кыен. Мәктәпләрдә ана теленә урын булмавы аркасында, булган әбүнәчеләр саны да кимүгә йөз тота.
“Туган тел” оешмасы исеменнән сүз тоткан Айрат Ибраһимовның чыгышы залда җыелган халыкка мөрәҗәгать сыйфатында килеп чыкты. Сәбәбе дә юк түгел: район үзәгендә 1700 татар яшәсә дә, бистәнең ике мәктәбендә дә ана теле укытылмый. Ата-аналар аяк терәп таләп итсә, мәктәп директоры бу мәсьәләгә ул кадәр битараф була алмас иде, ди ул. Юбилей чарасы зур концерт белән тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз