news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Исхакыйның “Өч хатын белән тормыш”ы 1906 елның язында ук уйналган – Зөфәр Рәмиев

Бүген татар җәмәгатьчелеге Татар профессиональ театрының 110 еллыгын бәйрәм итә.

(Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Бүген татар җәмәгатьчелеге Татар профессиональ театрының 110 еллыгын бәйрәм итә.
Әлеге дата 1906 елның 22 декабреннән - Казанда Яңа клубта (Горький урамы, 3 нче йорт) беренче тапкыр киң катлау тамашачылар өчен губернатор рөхсәте белән ярлы студентлар файдасына татарча ачык спектакль күрсәтелгән көннән башлап санала. Бу кичтә сәхнәдә “Кызганыч бала” драмасы уйналган.

Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, “Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов фикеренчә, татар театрына 110 ел дию - хата. “Үзебезнең зыялылык һәм мәдәният тарихын бик тарайтабыз. Гәрчә беренче татарча спектакльләр Кырымда 1871 елда ук куелган. Ягъни, моннан 150 ел элек", - диде Вахит Имамов.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе “XXI гасыр театры һәм бүгенге көн карашы” халыкара фәнни-гамәли конференциядә дә әлеге сорауга җавап эзләде.

Күренекле галим, филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев беренче татар спектакленең Казанда 1906 елның, ялгышмаса, май аенда ук куелганлыгы турында мәгълүматлар булуын хәбәр итте. “Документларын үзем күрдем дия алмыйм. Әмма бар диләр. ”Гаяз Исхакыйның “Өч хатын белән тормыш” әсәре сәхнәгә чыгарылган булган. Афишалар белән, рөхсәт белән... Әмма, үзегез беләсез, совет чорында Гаяз Исхакый исемен телгә алырга ярамый иде. Шуңа күрә декабрь белән кереп китте инде. Шул ук елны Уфада да уйналган дигән мәгълүматлар бар”, диде галим.

“Егерменче елларда ук театрның башы кайчан дип бәхәсләшкән булганнар. Ул чакта да анык кына көнен билгеләргә дип утырышлар уздырганнар. Аннары менә шушы көн билгеләнгән инде, - диде сәнгать фәннәре кандидаты, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият. һәм сәнгать институтының тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире Рауза Солтанова. – Тарихи материалларыбыз аз булу кыенлык тудыра. Тарихка карасак, борынгы шигъриятебездә “сәхнә”, “курчак”, “уйнау” дигән сүз бар. Бүгенге терминнар лексикабызда бар. Шуңа хан сарайларында ук театрлар уйналган дип әйтергә нигезебез бар. Безнең сабантуебыз да театральләшкән тамаша. Интерьерларыбызда да театр билгеләре чагылыш таба – чаршаулар, кашагалар... Татарда кимәгән киемне дә матурлык өчен стенасына элеп кую бар. Болар – театр элементлары”.

“Ниндидер яңа чыганаклар тапмыйча, аларны фәнни яктан өйрәнеп җәмәгатьчелеккә тәкъдим итмичә торып без татар театры башлангычы турында башка фикер әйтә алмыйбыз. Эзлеклелек кирәк. Кайсыдыр йортта театр уйналган булуы ул аның нигезен бирәме? Менә без шуларны ачыклау өчен шушындый фәнни конференцияләр оештырабыз да инде”, диде Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100