news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Исхак хәзрәт Лотфуллага багышланган китапны тәкъдим итү чарасы була

Китапның мөхәррире − журналист Вәсилә Рәхимова

 (Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”). 12 октябрь көнне көндезге сәгать 1 дә Казанның Кабан арты мәчет-мәдрәсә комплексында (Казан шәһәре, Һади Такташ урамы, 26) мәчетнең беренче имам-хатыйбы буларак мәхәллә эшчәнлеген торгызган мулла Исхак хәзрәт Лотфуллага багышланган китапны тәкъдим итү чарасы була.

Китап өч өлештән һәм тарихи фоторәсемнәрдән тора. Совет хөкүмәте урнашкач Казанда иң беренче төзелгән Кабан арты мәчете тарихының моңарчы билгеле булмаган яңа сәхифәләренә китапта зур урын бирелгән. Икенче бүлек ачылып бер генә намаз укытылуга ук ябылган мәчетне кабаттан халыкка кайтарып алып, шунда 17 ел имамлык иткән, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Кабан арты мәчетенең рәсми төстә сайлап куелган беренче имам-хатыйбы Исхак хәзрәт Лотфулланың (1990-2007 елларда) күпкырлы эшчәнлегенә багышлана. Өченче өлештә Исхак хәзрәт Лотфулла исемендәге Милләтара мәдәни-агарту үзәгенең бүгенге эшчәнлеге белән танышырга мөмкин.

Кабан арты мәчетендә әтисе башлаган эшне тырышып дәвам итүче Сәедҗәгъфәр хәзрәт Лотфулла дингә, исламга хезмәт итү юлында мәгълүм эз калдырган нәселе, гаилә ядкарьләрен туплап, китап итеп чыгаруга зур тырышлык куйган.

Китапның мөхәррире − журналист Вәсилә Рәхимова. Әлеге басма журналистның атаклы дин әһелләре сериясендәге җиденче китабы булып тора. Басманың рәссам-дизайнеры – дини, тарихи басмаларны уңышлы бизәүче булып танылган Ратмир Әхияров, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100