news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ишетмәүчеләр өчен ишарәләр белән җырлый торган татар төркеме Кабан ярында концерт куйды

«Игелек дөньясы» - ишарәләр белән җырлый торган бердәнбер татар төркеме.

Ишетмәүчеләр өчен ишарәләр белән җырлый торган татар төркеме Кабан ярында концерт куйды
Фото: Рәмис Латыйпов

Бүген, 30 август – Республика көнендә ишетмәүчеләр өчен ишарәләр белән җырлый торган «Игелек дөньясы» төркеме Кабан ярында концерт куйды.

  • «Игелек дөньясы» – «Добрый мир» төркеме 2022 елның октябрендә оештырылган. Ул телсезләр өчен ишарәләр белән җырлый торган бердәнбер татар төркеме. Төркемне оештыручы – КАИда мөмкинлекләре чикле студентлар өчен сурдотәрҗемәче булып эшләүче Әдһәм Юмагулов. Ул шулай ук Мәрҗани мәчете комплексындагы Коръән өйрәнү үзәге бинасында «Игелек дөньясы» үзәгендә дә эшли, ишетмәүчеләргә ислам нигезләрен өйрәтә.

«Игелек дөньясы» үзәгендә күзләре күрмәгән җырчы Альбина Абрамова белән таныштык. Татар җырларын, татар моңнарын саклау өчен без ишетмәүчеләр өчен милли төркем булдырырга уйладык», - дип сөйләде Әдһәм Юмагулов «Татар-информ» журналистына. Аның әйтүенчә, төркем өчен кирәкле милли кием, җиһазларны республика грантында катнашып отканнар.

Әдһәм Юмагулов әйтүенчә, Россиядә ишетмәүчеләр өчен ишарәләр белән җырлый торган төркемнәре бар. «Алар фонограммага җырлый. «Игелек дөньясы»ның үзенчәлеге – без тере тавышка җырлыйбыз. Безнең солистыбыз бар – ул күзе күрмәүче җырчы Альбина Абрамова. Ә калган җырчылар синхрон рәвештә җырлый», - дип аңлатты ул.

«Бу проект турында күп уйландык. Иң беренче концертыбызны Аллага тапшырып декабрьдә куйдык. Аннары февральдә «Чулпан» мәдәният үзәгендә, аннары Лаешта куйдык. Бик уңышлы бара. Барлык җырчыларыбыз да һәркөнне репетицияләргә йөри. Яңадан-яңа җырлар эшләргә тырышабыз. Проектыбыз бик күп еллар дәвам итсен», - диде Альбина Абрамова.

Альбина Абрамова аңлатуынча, алар башта җырчының репертуарындагы җырларны татарчадан русчага тәрҗемә итәләр, ишарәле җырларга өйрәнәләр. Аннары, репетицияләрдән соң, тамашачыга тәкъдим итәләр.

Төркемдә татар, керәшен, рус милләтеннән булган хатын-кыз җырчылар һәм Кәрим исемле ир-ат җырчы бар. Шулай ук ике сурдотәрҗемәче эшли, ә Әдһәм Юмагулов сурдотәрҗемәче генә түгел, оештыручы, дирижер да. «Башка милләттәге җырчылар да татарча җырлауны бик яратып, чын күңелдән кабул иттеләр. Аларга бу бик кызык. Күбрәк татар моңнарын җиткерергә телибез. Безгә ишетмәүчеләр генә түгел күрмәүчеләр дә килә», - диде ул.

Төркемнең җырчысы Зоя Анфилова бик теләп татарча җырлар башкаруын әйтте. Ул милли киемне дә бик ошатуын, төркемнең җырларын тыңларга ишетмәүчеләр генә түгел, күп кеше килүен искәртте. Зоя Анфилова шулай ук Казан сүзенең ишарә телендә ничек әйтелгәнен дә аңлатты – ул баш бармак белән корсакка төртеп күрсәтеп әйтелә. Әдһәм Юмагулов әйтүенчә, бу атка бәйле сүз – җайдакның үкчә белән ат кабыргасына тибеп алганыннан калган хәрәкәт.

«Россиядә жестлар теле ул бер. Россиядә генә түгел, элекке СССР илләрендә. Ә татар теленең үзенчәлеге шунда – жестлар шул ук, әмма артикуляция үзгәрә, әйтик, «мама» да, «әни» дә бер үк төрле әйтелә, әмма авыз белән «әни» дип әйтәләр», - диде Әдһәм Юмагулов.

Хәзерге вакытта төркемнең 8 җыры бар. Алар якын арада Мәскәүгә, мимика һәм жестлар театрына җыеналар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100