Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ИСЕСКО башлыгы: Казан бөтен дөньяга мәдәниятләрнең күптөрлелеге турында күзаллау бирә
Татарстан башкаласы Казан – дөнья мәдәнияте үрнәге, Россия һәм ислам дөньясының үзара хезмәттәшлеге мәйданчыгы булып тора. ИСЕСКО (Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча ислам оешмасы) генераль директоры Салем бән Мөхәммәд әл-Малик XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында ислам дөньясы мәдәният министрларының корылтай утырышында шулай дип белдерде.
«Казан бөтен дөньяга бай, күптөрле мәдәният турында күзаллау бирә, халыклар арасында хезмәттәшлек өлгесе булып тора», – диде ул чыгышында.
Ул Казанның бай традицияләргә ия тарихи шәһәр булуын искәртеп үтте. «Казан рухының бөтен дөньяда югары бәяләнгән кыйммәтләрдә һәм һәйкәлләрдә чагылыш табуын күрәбез. Казанның ислам дөньясының мәдәни башкаласы итеп сайлануы аның дөнья тарихындагы урынын күрсәтә. Казанда без халыкның тарихи хәтерен, аның күңел рухын чагылдырган көйләрне ишетәбез. Биредә Россия һәм ислам дөньясы очраша», – дип белдерде Салем бән Мөхәммәд әл-Малик.
Ул Казан һәм ИСЕСКОның еллар дәвамында бергәләп күргәзмәләр оештыруын, белем бирү һәм мәдәни программаларны гамәлгә ашыруын билгеләп узды.
«Казан Татарстан һәм Россия Федерациясе белән генә түгел, бөтен ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләр үсешендә яңа старт мәйданчыгы булыр дип ышанабыз. Безнең гомуми тарихыбыз, гомуми кыйммәтләребез һәм дөньяның киләчәген бергәләп кору теләге бар, ул безгә алга барырга комачаулаган бар нәрсәгә каршы тора ала», – диде ИСЕСКО башлыгы.
Корылтай эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, төрекмән халкының милли лидеры, Төрекмәнстан Халк Мәсләхәте рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов, Россия Федерациясе мәдәният министры Ольга Любимова, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең мәдәният министрлары һәм аларның урынбасарлары катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз