Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Исерек машина йөртүчеләрне ачыклау максатыннан MAX мессенджерында чат-бот эшли башлый
Законлылык һәм хокук тәртибе буенча ТР Дәүләт Советы, Татарстан Дәүләт автоинспекциясе башлыгы урынбасары Айрат Сәмигуллинның республика юлларындагы вәзгыять турындагы докладын тыңлаганнан соң, ТР цифрлар үсеше министрлыгы Дәүләт автоинспекциясенә исерек һәм машина йөртү таныклыгы булмаган килеш йөртүчеләр турында аноним хәбәрләр өчен МАХ мессенджерында чат-бот эшләүдә ярдәм итәргә дигән карар чыгарды.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүче салонында балалар булса, штрафларны арттырырга тәкъдим итә.
«Пассажир балалары булган юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау чарасы сыйфатында дәүләт автоинспекциясе идарәсе юл–транспорт чарасын тупас бозган өчен җаваплылыкны көчәйтергә тәкъдим итә», – дип сөйләде Татарстан Дәүләт автоинспекциясе башлыгы урынбасары Айрат Сәмигуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз