news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Исерек машина йөртүче өлкән яшьтәге хатын-кызны бәрдерткән өчен җавап бирәчәк

Фаҗига белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте Лаврентьев урамындагы йорт ишегалдында булган.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Казанда исерек килеш руль артына утырып, әбине таптаткан 31 яшьлек ир-атка суд булачак. Бу турыда ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

Тикшерү ачыклаганча, узган елның 18 ноябрендә исерек ир-ат «Ниссан» автомобиле белән идарә иткән. Лаврентьев урамында машина белән артка чигенгәндә, 88 яшьлек әбине күрмәгән һәм таптаткан.

Өлкән яшьтәге хатын-кыз күпсанлы имгәнүләр алган һәм шул ук көнне хастаханәдә үлгән.

Машина йөртүчегә карата исерек хәлдә юлда йөрү кагыйдәләрен бозу кеше үлеменә китерү буенча җинаять эше кузгатканнар.

Гаепләнүченең эше Казанның Яңа Савин районы судына җибәреләчәк.



news_right_1
news_right_2
news_bot