news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Исерек килеш йөргән өчен 200 сәгать җәза үтәмәгән депутат колониягә юл тотачак

Узган елның декабрь башында Чирмешән муниципаль районы Советы депутатын исерек килеш руль артында тотканнар.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан колониясенә исерек килеш йөргән өчен 200 сәгать җәза үтәмәгән депутат юл тотачак. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының матбугат чаралары белән үзара хезмәттәшлек буенча өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Руслан Бариев сөйләде.

Узган елның декабрь башында Чирмешән муниципаль районы Советы депутатын исерек килеш руль артында тотканнар. Хокук бозган өчен ир-атны 200 сәгатькә мәҗбүри эшкә хөкем иткәннәр, ике елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән, шулай ук депутат вәкаләтләреннән төшерергә тиеш булалар.

Әмма ир-ат җәза үтәүдән баш тарта һәм үз эшен депутат статусында дәвам итә. Ул чакта суд аңа элегрәк билгеләнгән хөкем карарын колония-поселениедә 22 көнгә җәза үтәүгә алыштырган.


news_right_1
news_right_2
news_bot