news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Исерек килеш рульгә утырган зат җәяүлене таптаткан

Шул рәвешле, әлеге һәлакәт республика юлларында октябрьдә булган аяныч хәлләрнең 253 нчесе санала

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Кичә сәгать кичке 8дә Мамадыш шәһәренең Гагарин урамында «ВАЗ-2109» автомобиле белән идарә итүче 1981 елгы зат, алдан чыгарылган нәтиҗә буенча, исерек булган. Юлда хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрлек тизлек сайлый алмаганлыгы да шуннан чыгып фаразлана. Нәтиҗәдә, машина 1965 елгы җәяүлене бәрдергән, анысы, баш капкачы-мие эчтән имгәнеп һәм баш мие селкенеп, районның үзәк хастаханәсенә озатылган. Шул рәвешле, әлеге һәлакәт республика юлларында октябрьдә булган аяныч хәлләрнең 253 нчесе санала.

 Республика ЮХИДИ идарәсеннән алынган мәгълүмат буенча, шушы ук 12се көнне көндезге 1 нче яртыда Казан – Оренбург юлының 284 нче чакрымында тракторның кайбер кисәкләрен төяп барган «ГАЗель» машинасы туктатылган. Рульдәге 1986 елгы егетнең андый йөкне төяп барырга тиешле документлары булмаганга, мәсьәләгә ачыклык кертү өчен, ул Бөгелмә шәһәре эчке эшләр бүлегенә тотып китерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100