Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Исерек килеш руль артына утырган өчен ОСАГО бәясен арттырырга тәкъдим итәләр
Россиянең Финанс министры урынбасары Алексей Моисеев белдерүенчә, ОСАГО бәясенең коэффициенты биш тапкырга арттырылырга мөмкин.
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Россиянең Финанс министрлыгы исерек килеш машина идарә иткән өчен ОСАГОга биш тапкыр арттырылган бәя коэффициентын кертергә тәкъдим иткән. Бу хакта, идарә башлыгы урынбасары Алексей Моисеевка ссылтама биреп, ТАСС агентлгы хәбәр итә.
«Коэффициент әлегә уйланыла. Әгәр кеше руль артында исерек килеш тотылса, биш коэффициенты кулланырга тиеш», – дип аңлатты Алексей Моисеев.
Шул ул вакытта ул, әгәр алдагы ел дәвамында машина йөртүче хокук бозмаса, полис бәясе аның өчен түбән булачагын белдерде.
Элегрәк Россиянең Финанс министрлыгы иминиятләү канунына тизлекне сәгатенә 60 чакрымнан да күбрәк арттырган, исерек килеш автомобиль идарә иткән һәм каршы полосага чыккан өчен өстәмә коэффициент кертүне караган төзәтмәләр проектын урнаштырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз