news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Исерек килеш рульгә утырган Татарстанда яшәүченең Mercedes машинасы тартып алынган

Түбән Камада суд ТР Мамадыш районы Соколка авылында яшәүче 35 яшьлек ир-атның Mercedes-Benz автомобилен тартып алган. Ачыкланганча, ир-атны исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән өчен тоткарлаганнар.

Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, машина йөртүче элек тә исерек хәлдә руль артына утырган өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.

Ир-ат үз гаебен таныган. Чит ил машинасын конфискацияләүдән тыш, аңа 200 сәгать мәҗбүри эш билгеләнгән һәм ике елга йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot