news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Исерек ир участковыйны яралаган

Хокук сакчысы – хастаханәдә

 (Казан, 27 август, “Татар-информ”). Казанның “Азино-2” микрорайонындагы йортларның берсенә заявка буенча килгән полициянең участок вәкаләтлесе (участковый) бите һәм күкрәк читлеге җәрәхәтләнеп-яраланып, хастаханәгә китерелгән.

Бу хакта бүген ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте хәбәр итте. Ачыкланганча, хәл кичә иртәнге якта булган. Сәгать 9да “Азино-2” полиция бүлегенә 64 яшьлек пенсиядәге ханым үзенең улының хулиганлык кылуы турында хәбәр итә. Ярты сәгать эчендә шушы урынга участок полицейские килеп җитә, ә фатир хуҗабикәсенең 42 яшьлек исерек улы аны сүгенеп, агрессив гамәлләр кылып каршылый. Полиция хезмәткәре гаилә белән моңарчы таныш һәм утырып кайткан әлеге ир белән күп тапкырлар профилактик сөйләшүләр үткәргән була. Хокук сакчысы җәнҗалчыны тынычландырырга тырыша һәм әнисенең улының хулиганлык гамәлләр кылуына карата гаризасын рәсмиләштерә башлый. Кайсыдыр мизгелдә әлеге ир кухня пычагын ала да участковыйга ташлана. Полиция хезмәткәре, яралануына карамастан, аның кулыннан пычагын тартып ала, шул рәвешле, коралсызландыра һәм патруль экипаж белән ашыгыч медицина ярдәмен чакырта.

Полиция хезмәткәре хәзер хастаханәдә дәвалана. Җәнҗалчы-һөҗүмчене исә патруль экипаж полиция бүлегенә китереп тапшырган. Хәзерге вакытта һәлакәт буенча җыелган материаллар, процессуаль карар чыгару өчен, тикшерү органнарына тапшырылган. Бүгенге законнар буенча, һөҗүм итеп полиция хезмәткәрен яралаган ирнең 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot