news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үлемтеккә җыйган акчасын бирүдән баш тарткан өчен исерек ир-ат әбисен кыйнап үтергән

Казанда яшәүче 45 яшьлек ир-атка карата үтерү факты буенча җинаять эше ачылды. Бу хакта Татарстан буенча Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Фаҗига узган җомгада, 21 октябрьдә, булган. Тикшерү фаразлаганча, 45 яшьлек исерек ир-ат апасыннан һәм 91 яшьлек әбисеннән 95 мең сум акча таләп иткән. Өлкән яшьтәге хатын-кыз бу акчаларны үлемтеккә дип җыеп барган булган. Әбисе акча бирүдән баш тарткач, ир-ат апасын кыйный һәм фатирдан куып чыгара һәм шуннан соң карчыкка ташлана. Алган яраларыннан карчык вафат була.

Җинаятьче пенсионер карчыкның гәүдәсен баскычка чыгарып куя, ә үзе ау мылтыгы тотып фатирга бикләнә. Ир-атны кулга алалар. Ул үз гаебен таныган. Якын арада аңа җәза билгеләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100