Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Исерек ир-ат өенә кайту өчен автобус урлап киткән
Чаллы кешесенә карата җинаять эше кузгатылган, ул үз гаебен таныган.
(Казан, 19 май, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда исерек ир-ат өенә кайту өчен автобус урлап киткән, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы идарәсендә.
Әлеге хәл төнге сәгать өчтә булган. Кунактан кайтып барганда исерек ир-ат Виктор Поляков урамында торган «НЕФАЗ» автобусын күреп ала. Ул ишекне ачып керә, ачкычын табып кабыза да, автобуста 27нче комплекска — үз өенә юл ала. Үз урам юлына кергәндә ул чит ил машинасына төртелеп китә.
Бу хакта ЮХИДИ патруль-пост хезмәте экипажына билгеле булган. Полиция хезмәткәрләре закон бозучыны тоткарлаган.
Чаллы кешесенә карата урлау максатыннан башка гына транспорт чарасын алып идарә итү турында җинаять эше кузгатылган. Тоткарланучы үз гаебен таный.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз