Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Исемнәре Олимпиада тарихына керәчәк
Планетабызның тынычлык, халыклар дуслыгы һәм бердәмлеге символы булган ул изге утны Башкортстан аша үткәрү бәхете 400 кешегә елмайды.
(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”). Илебез киңлекләреннән Олимпиада уты атлый. Тиздән ул Уфага да килеп җитәчәк. Планетабызның тынычлык, халыклар дуслыгы һәм бердәмлеге символы булган ул изге утны Башкортстан аша үткәрү бәхете 400 кешегә елмайды. Алар арасында Тәтешле районыннан Эльза Вәлиева һәм Насыйбулла Хөснуллин да бар, дип хәбәр итә “Кызыл таң” газетасы.
Яңа Артавылда туып-үскән Нәсый¬булла Хәбибулла улы Тәтешле районы данын Русиядә генә түгел, бөтен дөньяга таныткан. Ул җиңел атлетика буенча халыкара спорт мастеры, БДБ, өч тапкыр Русия чемпионы, берничә тапкыр халыкара марафонда җиңү яулаган. Мондый ярышларда ул бер тәүлек эчендә 269 километр 560 метр, 12 сәгатьтә 156 километр араны йөгереп үткән, 100 чакрымны үтәр өчен дә аңа нибары 6 сәгать 56 минут кирәк булган. 2005 елда Насыйбулла Хөснуллин Владивостоктан Санкт-Петербургка кадәр үткән “Бөек Русь юлы” халыкара җиңел атлетика эстафе¬тасының Омск — Самара өлешендә Русия командасы капитаны була.
Танылган спортчы сигез елдан артык Тәтешле районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеген җитәкләде. Бу чорда районда спорт үсешендә тоемлы адымнар ясалды. Ул яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә дә зур өлеш кертә. Бөек Ватан сугышы елларында республиканың төньяк районнарыннан илебез бәйсезлеген якларга алынган һәр икенче кеше күршедәге Пермь крае Куеда станциясеннән киткән. Шуңа багышлап, Н. Хөснуллин башлангычы белән һәр елның 22 июнендә Кайгы һәм хәтер көнендә Тәтешле һәм Куеда арасында кече марафон үткәрелә. Хәзер бу чара традициягә әверелде һәм анда катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта. Шунысы куанычлы: аларның күпчелеге дәүәтиләре батырлыгын хөрмәтләүчеләр.
Моннан берничә ел элек аны якташ¬лары Әмиров исемендәге кооператив рәисе итеп сайлады. Монда да ул, хуҗалык эшләре белән беррәттән, шушы төбәктә, районда үткәрелүче ярышлардан читләшмәде, байтагын оештыруда иганәче булды.
Насыйбулла Хәбибулла улының гаиләсе дә спортны үз итә. Алар “Башкортстан гаиләсе” конкурсында спортны һәм сәләмәт яшәү рәвешен про¬па¬гандалауда җиңүчеләр булып танылды. Яшьтән үк үз иткән җиңел атлетикадан әле дә аерылмаган ул, 50 яшьлек юбилеен 50 чакрым ара йөгереп билгеләде. Насыйбулла Хәбибулла улының тырыш хезмәте югары бәя¬ләнгән: ул “Фидакарь хезмәт өчен” медале, “Башкортстан Республикасында спортны үстерүгә керткән өлеше өчен” билгесе һәм күпсанлы дипломнар, мактау гра¬моталары белән бүләкләнгән.
Районның “Батыр” клубы директоры Эльза Вәлиева да тарихка кереп калачак бу чарада катнашуга лаек шәхес. Алдагы елда аның бу вазыйфага тәгаен¬ләнүенә 10 ел тула. Шушы чорда бу клуб районда байтак филиалы булган оешмага әверелде. Хәзер анда 500дән артык бала, үсмер һәм яшьләр шө¬гыльләнә. Клубның нәтиҗәле эшләве анда тәрбияләнүчеләрнең төрле ярыш¬ларда җиңүгә ирешүеннән дә күренә.
Эльза Данил кызы һәм аның җитәкчелегендә эшләүче тренерлар, югары нәтиҗәләргә ирешкән спортчылар үстерү белән беррәттән, аларны Туган илен сөюче патриотлар итеп тәр¬бияләүгә дә зур игътибар бирә. Бу җәһәттән авыр тормыш хәленә дучар булган үсмерләрне җәмгыятьтә үз урынын табарлык, төрле хокук бозу, наркомания юлына басмаслык кешеләр итүгә аеруча көч салалар. Клуб әгъ¬залары район хакимияте, аның яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге, хокук саклау органнары һәм җәмәгать оешмалары белән тыгыз бәйләнештә эшли. Районда яшьләр тарафыннан хокук бозу оч¬ракларының күп булмавында аларның да өлеше тоемлы.
Эльза Данил кызының яраткан уен төрләре — волейбол һәм тимераякта шуу. Ул кызы Дилбәрне дә үз артыннан иярткән. Уку отличнигы Дилбәр әле җиденче сыйныфта гына укыса да, ул инде мәктәпнең баскетбол буенча җыелма командасы капитаны. Бер үк вакытта, ул таэквондо белән шөгыльләнә, яшел билбау иясе, чаңгыда, тимераякта шуарга ярата, скутер һәм автомобиль йөртергә дә өйрәнгән. Эльза Данил кызының Олимпиада факелын алып баручылар исәбенә кертелүе бик сирәк кешеләргә генә тәти торган бәхет, истәлекле вакыйга ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз