Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Исәнмесез?!» фильмы Псков кинофестивалендә төп призларның берсенә ия булган
Татар кинорежиссеры Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез?!» нәфис фильмы Псковта узган «Западные ворота» III халыкара кинофестивалендә жюри призын алды.
«Әлеге төп призларның безнең белән бергә тагын ике фильмга - Якутия режиссеры Михаил Лукачевскийның «Вертолет» һәм Кыргызстан режиссерлары Бакыт Мукул белән Дастан Жапаруглының «Дорога в Эдем» фильмнарына бирелде», - дип хәбәр итә Илдар Ягъфәров.

Жюри рәисе Владимир Хотиненко билгеләп үткәнчә, жюри бик кызу бәхәсләшеп уртак фикергә килә алмыйча, фильмнарның өчесенә дә тигез хокуклы приз тапшырган.
«Исәнмесез?!» фильмында төп рольне башкарган Инсаф Фәхретдиновка жюри үзенең «Иң яхшы актер эше» почетлы дипломын биргән.
- Илдар Ягъфәров «Исәнмесез?!» фильмын Мансур Гыйләҗев киносценарие буенча төшерде. Әле киносценарий нигезендә Камал театрында шул ук исемдәге спектакль куелды. Режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз