news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ишәйгә – 400 ел: Омск өлкәсендәге татар авылы юбилеен билгеләп үтә

Ишәйгә – 400 ел: Омск өлкәсендәге татар авылы юбилеен билгеләп үтә

Борын-борынгыдан татарлар яшәгән Себернең Омск төбәгендә бик күп татар авыллары урнашкан. Шулар арасыннан бай тарихлы Ишәй авылы быел үзенең 400 еллыгын билгеләп үтә, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.

Бүген Тара районының Ишәй авылында юбилей уңаеннан бәйрәм чарасы гөрли. Тантанада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, ТРДәүләт Советы депутаты Данис Шакиров һәм Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре делегациясе катнаша.

Бәйрәмне ачып, Омск губернаторының вәкаләтле вәкиле Олег Винников чарада катнашучыларны сәламләде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров үз чыгышында авылның 400 еллык юбилее уңаеннан котлау сүзләрен җиткерде. Бәйрәмне оештыручыларга, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә гуманитар ярдәм җибәрүчеләргә рәхмәт белдерде.

Данис Фәнис улы татар халкы мәдәниятен саклап калуга зур өлеш кертүче активистларны бүләкләде. Ишәй авыл җирлегенең татар иҗтимагый оешмасы әгъзалары Әлфия һәм Мөхәмәтгәрәй Сатышевлар, Фәния һәм Шияфетдин Сатышевлар, Гөлнара һәм Әнислам Әбдрәхимовлар, Вариса һәм Ризван Сатышевлар, Гөлсинә һәм Раил Сатышевлар, Гөлшат һәм Тимергали Әбдрәхимовлар, Зәлфирә һәм Идрис Әхмәтовлар, Әлфия һәм Хәмит Сәфәралиевлар, Рәүфә һәм Сәйфетдин Шәмсетдиновлар, Зильфира һәм Биктимер Нигъмәтуллиннар, Ратип Сатышев Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Чара концерт номерлары белән үрелеп бара. Биредә авыл халкы һәм кунаклар өчен ярминкәләр, милли уеннар һәм декоратив-гамәли сәнгать буенча мастер-класслар оештырыла. Ә кичен Тараның «Төньяк» мәдәни-ял үзәгендә Татарстан Республикасы Халыклар Дуслыгы дәүләт җыр һәм бию ансамбленең концерты булачак.

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте фотолары

news_right_1
news_right_2
news_bot