news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Исаак Калина “Лидерлык дәресе” кертү буенча Татарстан тәҗрибәсен уңай бәяләде

Бүген Казанның 7 нче гимназиясендә беренче ачык “Лидерлык дәресе” узды

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Кристина Иванова). Бүген Казанның 7 нче гимназиясендә беренче ачык “Лидерлык дәресе” узды. “Лидерлык нигезләре” мәгариф программасында катнашучы укучыларга кунакка Россия мәгариф һәм фән министрының урынбасары Исаак Калина, “Лидерлык дәресе” ТРдагы идеологы, Татарстан мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов һәм республика сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов килде.
Альберт Гыйльметдинов сүзләренчә, хәзер “Лидерлык дәресләре”н тәҗрибә буларак Казан, Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Аксубай районнарының 22 мәктәбендә укыталар. Бу хәрәкәттә 600гә якын укучы катнаша, бүген иң активларын беренче ачык “Лидерлык дәресе”нә чакырдылар. Татарстан мәгариф һәм фән министры ышандыруынча, танылган лидерлар, үз өлкәләрендә уңыш казанучылар катнашында мондый дәресләр үткәрү республикада традициягә әйләнәчәк.
Альберт Гыйльметдинов Россия мәгариф һәм фән министрының урынбасарына яңа инициативаны тәкъдим итеп, “Лидерлык нигезләре” программасы укучыларның социаль активлыгын үстерү, шәхесара аралашу тәҗрибәсе һәм хәзерге җәмгыятьтә уңышлы хезмәт эшчәнлеге алып бару өчен кирәкле сыйфатларны тупларга ярдәм итә дип ассызыклады. Укучылар тормышта дөрес максат куярга, шулай ук аңа ирешү юлларын, кеше алдында чыгыш ясау техникасын өйрәнә.
Исаак Калина үз чиратында проект авторын “Лидерлык дәресләре”нә йөрүче һәркем дә тормышта үз урынын тапмаска һәм җәмгыять тарафыннан лидер дип танылмаска мөмкин, дип кисәтте. “Сез күпләрне лидер булырга җәлеп итәрсез дип куркам, - диде министр урынбасары Альберт Гыйльметдиновка мөрәҗәгать итеп. - Ә бу күп кенә “телим”нән “кирәк” һәм “тиеш” файдасына баш тарту дигән сүз. Шулай ук лидерлар өчен урын да күп түгел. Үзеңдә лидерлык сыйфатларын формалаштырып, солдат сыйфатлары турында да онытмаска кирәк”. Бу уңайдан Татарстан мәгариф һәм фән министры лидер ул җитәкче генә булырга тиеш дигән сүз түгел, ә бу күңел халәте һәм “Лидерлык дәресләре” һәркемгә үзендә, башкарган эшеңә ышаныч ныгыту өчен кирәк, дип белдерде. “Бу курс теләсә кайсы кешенең шәхесен үстерүгә юнәлдерелгән”, - дип ышандырды А.Гыйльметдинов.
“Лидерлык дәресләре”ндә катнашучы Казан укучылары һәм лицеистларының проектларын тәкъдим иткәч, кунаклар укучыларның сорауларына җавап бирде.
Дәрес тәмамлангач Исаак Калина журналистларга биргән интервьюсында “Лидерлык дәресе” кертү буенча Татарстан тәҗрибәсен уңай бәяләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100