news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Исәпкә алынган керемгә бердәм салымны бетергәнче эшмәкәрләр белән очрашулар үткән

Яңа закон әзерләгәндә шәхси эшмәкәрләрнең фикерләрен исәпкә алганнар.

Исәпкә алынган керемгә бердәм салымны бетергәнче эшмәкәрләр белән очрашулар үткән
Рамил Гали

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Исәпкә алынган керемгә бердәм салымны бетергәнче республикада шәхси эшмәкәрләр белән очрашулар уздырылган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат очрашуында Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.

«Ел дәвамында эшмәкәрләр белән күп кенә очрашулар уздырдык. Һәрберсенең бүгенге көндә ничек эшләүләрен, күпме салым түләүләрен карадык. Патентлы, яисә гадиләштерелгән системага күчсәләләр, нинди салым түләүләре турында сөйләштек. Яңа закон әзерләгәндә шушы сөйләшүләр барышында яңгыраган фикерләр исәпкә алынды», — диде ул.

Министр сүзләренчә, закондагы үзгәрешләр моңа кадәр салымнарны аз түләгән эшмәкәрләргә кыенлыклар тудырырга мөмкин.

«Дөресен әйтергә кирәк, кабул ителгән закон салымнар түләмәгән, яисә бик аз түләгән эшмәкәрләргә авырлыклар тудырырга мөмкин. Бүген салымнарны бөтенләй түләмәүче эшмәкәрләр дә бар. Иртәгә күпмедер сумма түлисе булса, алар өчен кыенлыклар килеп чыгуы бар», — дип сөйләде Радик Гайзатуллин.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 2021 елның 1 гыйнварыннан исәпкә алынган керемгә бердәм салым системасы бетүе турында язган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100