news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Исәпкә алынган керемгә бердәм салымнан патент системасына күчү авырлык тудырмаячак

Эшкуарларның 90 проценты өчен гамәлдәге салым йөкләнеше сакланачак.

Исәпкә алынган керемгә бердәм салымнан патент системасына күчү авырлык тудырмаячак
Рамил Гали

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Исәпкә алынган керемгә бердәм салымнан (ЕНВД) патент системасына күчү шәхси эшмәкәрләр өчен өстәмә авырлыклар тудырмаячак. Бу турыда «Татар-иформ»да узган матбугат очрашуында Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин сөйләде.

«Яңа законда исәпкә алынган керемгә бердәм салым системасын кулланган эшкуарларның 90 проценты өчен гамәлдәге салым йөкләнеше сакланып калган. Әлеге мәсьәләгә республика законын әзерләгәндә аерым игътибар бирелде», — диде ул.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 1 гыйнварыннан керемгә бердәм салымны гамәлдән чыгару барлык салым түләүчеләргә дә кагылачак. Ул бетерелгәннән соң, оешмалар салым салуның гадиләштерелгән системасына, ә шәхси эшмәкәрләр патент системасына күчәргә, яки «үзмәшгульләргә салым»ны сайларга хокуклы. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100