news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Исәпкә алынган керемгә бердәм салым түләүчеләр башка системага күчәргә тиеш

2021 елның 1 гыйнварыннан исәпкә алынган керемгә бердәм салым системасы бетәчәк.

Исәпкә алынган керемгә бердәм салым түләүчеләр башка системага күчәргә тиеш
Рамил Гали

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Исәпкә алынган керемгә бердәм салым (ЕНВД) түләүчеләргә агымдагы елның 31 декабренә кадәр башка салым системасына күчәргә кирәк. Бу турыда «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча Идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте.

«2021 елның 1 гыйнварыннан исәпкә алынган керемгә бердәм салым системасы бетерелә. Шуңа күрә әлеге системаны кулланучыларга 2020 елның 31 декабренә кадәр башка салым системасына күчү турында уйларга кирәк», — диде ул.

Марат Сафиуллин сүзләренчә, гражданнар, шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар гадиләштерелгән, патент, бердәм авыл хуҗалыгы өчен, профессиональ керемгә салым системасына күчә ала.

«Сайлау ирекле, әмма салым түләүче үзенә кулай системаны сайламаган очракта, аңа карата салым салуның гомуми системасы кулланылачак», — дип сөйләде Марат Сафиуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100