news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Исәнмесез» нәфис фильмын Зәй һәм Сарман районнарында төшерәчәкләр

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фильм төшерү турындагы кызыклы идеяне хуплаган.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Зәй, Сарман районнарында һәм Пермь краенда «Исәнмесез» дип аталган тулы метражлы нәфис фильм төшерәчәкләр. Бу хакта «Зәй-информ» хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фильм төшерү турындагы кызыклы идеяне хуплаган. Әлеге максатка акча быелның августында бүлеп бирелгән.

Картинаны драматург Мансур Гыйләҗев сценарие буенча төшерәчәкләр, режиссеры — Татарстан Кинематографистлар берлеге рәисе, республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Ягъфәров.

Зәйдә фильм төшерү барышында Үзәк район хастаханәсе, тикшерү изоляторы, шәһәр урамнары җәлеп ителер дип көтелә. Картинада шулай ук авыл күренешләрен дә күреп булачак.

Әлеге әсәр буенча Камал театрында спектакль куелды инде. Анда тормыш ыгы-зыгысында чит-ятка әверелгән татар гаиләсенең ике буыны тарихы бәян ителә.

Татар гаиләсенә бәйле вакыйгалар да фильмга нигез итеп алынган. Картинада җәмгыятьнең хәле дә чагылыш табачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100