news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Исәнмесез!» фильмы авторлары тамашачыны милли кино карарга чакыра

«Исәнмесез!» - Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең төп программасына кергән бердәнбер татар фильмы.

(Казан, 27 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Илдар Ягъфәров «Мир» кинотеатрында үзенең «Исәнмесез!» дип аталган яңа фильмын күрсәтеп татар тамашачысын үз кинобызны карый башларга чакырды.

«Безнең милли кинобыз системалы рәвештә төшерелә башласын иде инде. Бирегә шәһәребезнең зыялы халкы җыелган. Без мондый киноны энтузиазм белән төшерәбез. Тамашачы аны яратып карасын иде», — диде режиссер фильмын тәкъдим итеп.

Мансур Гыйләҗев сценарие буенча куелган әлеге фильмның үз тарихы бар. Аны Мансур Гыйләҗев сөйләде. «Без киносценарийны Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевка укыдык. Ул бик кызыксынды һәм пьеса итеп язуымны үтенеп сорады. Илдар Ягъфәров ризалык бирде. Бу гаҗәеп күренеш. Спектакль хәзер театр сәхнәсендә бик зур уңыш белән бара», — диде ул.

Спектакль белән фильм бер исемне йөртсә дә, сюжет линиясе бер үк булса да, асылда ул шактый аерыла. Вакыйга Исламовларның зур гаиләсендә бара. Төп герой — пенсиядәге хирург Тамерлан Исламов.

Авторлар татар гаиләсенең ярдәмчел булмау һәм куркаклык проблемаларын күтәреп, геройларның бу бу начар сыйфатларын җиңүен күрсәтә.

Фильм татар телендә төшерелгән. Төп рольдә — Чаллы театры артисты Инсаф Фәрхетдинов. Рольләрдә — Тинчурин театры артистлары Зөлфия Вәлиева, Рамил Мирханов, Әлмәт театры артисты Рафик Таһиров, Түбән Кама театры артисты Фарил Вафиев һәм башкалар.

«Исәнмесез!» фильмы — Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең төп программасына кергән бердәнбер татар фильмы.

news_right_1
news_right_2
news_bot