news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Иртеш моңнары” фольклор коллективы Тубылда татар мәдәнияте үсешенә өлеш кертә

Коллектив халык авыз иҗатын чагылдырган чыгышлары белән шәһәр күләмендә узган бәйгеләрдә катнаша, спектакльләр күрсәтә.

(Казан, 8 ноябрь, “Татар-информ”). “Иртеш моңнары” фольклор коллективы халык авыз иҗатын чагылдырган чыгышлары белән Тубыл шәһәре күләмендә узган бәйгеләрдә катнашты, уңышлар яулады, иң мөһиме - үз тамашачыларын тапты, диелә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте язмасында.

Бу коллективта өлкә күләмендә танылган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Банисә Ниязова; югары белемле, күп еллар баш инженер булып эшләгән Рефәгать Даутов; җырчылар, мәдәният үзәге хезмәткәрләре, студентлар, укучылар сәхнәләштерелгән күренешләрдә катнашалар.

Октябрь аенда уздырылган «Без бергә» дип аталган концерт программасында себер татар халкының мәзәкләре, себер татар биюләре, җырлар кергән иде. Татар мәдәниятенә гашыйк булган үзешчән артистларны берләштергән “Иртеш моңнары” коллективы Якуб Зәнкиевның “Иртеш таңнары ” романы нигезендә Рәшидә апа Зәнкиева язган “Үги ана”ны сәхнәләштереп күрсәттеләр.

Коллективның җитәкчесе Алсу ханым Симонова: ”Җыр-биюгә оста театр яратучылар табылганына бик шатбыз. Без, бергәләп, бүгенге көндә мөһим булган тема сайлыйбыз, зур булмаган спектакльләр куябыз. Бу - әле безнең беренче адымнар гына. Себер татар мәдәният үзәгенең 30 еллыгына тамашачыларыбыз игътибарына сәхнәләштерелгән күренешләр тәкъдим итәрбез. Бу юнәлешне җитәкчеләребез дә хуплый, ярдәм итә”,- дип сөйләде, диелә Тубылдан Римма Умитбаева хәбәрендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100