news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртән Түбән Камада автобус хатын-кызны бәрдереп үтергән

Бүген иртән Түбән Каманың Корабельная урамында 17а йорт каршында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу турыда «Татар-информ»га Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, «НЕФАЗ» автобусы йөртүчесе 52 яшьлек хатын-кызны җәяүлеләр кичүендә бәрдергән.

«Һәлакәт вакытында алган җәрәхәтләреннән җәяүле вакыйга урынында ук үлгән. Юл-транспорт һәлакәтенең шартлары ачыклана», – дип ачыклык керттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot