news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртән Казанның Совет районында даруханә янган

Бүген иртән 101 янгын сагы номерына Казанның Парк урамында даруханә януы турында хәбәр килгән. Даруханәдә җиһаз һәм әйберләргә ут капкан.

Ун минуттан соң урынга ут белән көрәшүчеләр килгән һәм янгынны сүндергән. Алар килгәнче, даруханә хезмәткәре бинадан урамга чыгып өлгергән. Нәтиҗәдә, беркем дә зыян күрмәгән.

Янгынның мәйданы 25 квадрат метр тәшкил иткән. Якынча версия буенча, янгын электр җиһазын дөрес файдаланмау нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot