news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Иртән Казаннан чыгу юлында ике җиңел машина бәрелешкән, бер йөртүче һәлак булган

Бүген иртәнге 6.40 сәгатьтә Казаннан Лаеш районына таба бару юлында Май комбинаты янында ике автомобиль бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына һәлакәт шаһитлары хәбәр итте.

Дәүләт автоинспекциясендә белдерүләренчә, авария Боровое Матюшино ягына таба бара торган юлда булган. Биредә Toyota һәм «Лада» маркалы машиналар бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә безнең илдә эшләнгән җиңел машина белән идарә иткән хатын-кыз һәлак булган. Авария турында тулырак мәгълүмат ачыклана.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100