news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының быелгы сезонда йомгаклау чарасы булачак

Быелга соңгы мастер-классны «Бәрмәнчек» Дәүләт фольклор ансамбле артистлары алып барачак.

20 сентябрьдә 17.00 сәгатьтә «Татмедиа» бинасы янындагы скверда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының быелгы сезонда йомгаклау чарасы узачак.

Казан мэриясе хәбәр итүенчә, быелга соңгы мастер-классны «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленең балет артистлары Руслан Насыйров, Алсу Гәрәева, Алмаз Тукманов һәм Юлия Габдрахманова алып барачак. Чарага килүчеләр керәшен биюенең төп хәрәкәтләрен өйрәнә алачак.

Җәмәгать урыннарында татар телендә уза торган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты 2021 елда башланып китте. Быелгы җәй дәвамында Казан халкын һәм кунакларын «Чабата», «Ярмәк вагы», «Зәлидә», чечетка, аэробика кебек биюләрнең төп хәрәкәтләре белән таныштырдылар. Быел барлыгы ун мастер-класс үткәрелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100