news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» кичәсендә урал татарларының «Уртак» биюен өйрәтәләр

Иртәгә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» кичәсендә урал татарларының «Уртак» биюен өйрәтәләр
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Иртәгә, 30 июльдә, Г.Камал театры янындагы амфитеатрда моңлы һәм дәррәү «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы бию остаханәсе узачак. Шәһәр халкы урал татарларының кабатланмас «Уртак» биюен өйрәнә алачак.

Бию серләренә хореограф Алия Төхбәтуллина һәм Рафаэль Мустяков җитәкчелегендәге «Яз» халык биюләре ансамбле өйрәтәчәк.

Кичә күңел ачуларга бай булачак – программада әйлән-бәйлән, халык уеннары һәм парлап бию ярышы каралган, дип хәбәр иттеләр Телләр мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.

Бию кичәсен Г.Кариев театры артисты Булат Гатауллин һәм проект кураторы, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисткасы Алсу Мәгъсүмҗанова алып барачак.

Музыкаль бизәлеш өчен халыкара конкурслар лауреаты Илнур Ганиев һәм күп төрле уен коралларында уйнаучы, тавыш куючы Айдар Әбдрәхимов җаваплы булачак.

Бию дөньясына чуму 18:00 сәгатьтә башлана. Шәһәр халкын Һади Такташ урамы, 74 нче йорт адресы буенча көтеп калалар.

  • Казанда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының алтынчы сезонына «Бию көрәше» турниры белән йомгак ясалачак. Катнашу өчен гаризаларны 10 августка кадәр кабул итәләр.
news_right_1
news_right_2
news_bot