news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Тубыл шәһәрендә «Нәүрүз бәйрәме» була

23 мартта Тубыл шәһәренең Базар мәйданында «Нәүрүз бәйрәме» узачак. Бу хакта Себер-татар мәдәнияте үзәгенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр итәләр.

Бәйрәм программасында «Себер-татар мәдәнияте үзәге» һәм Тубыл шәһәре артистларының, иҗат коллективларыннан концерт, «Баһадир уеннары» көч экстримы буенча VII Региональ ачык турнир булачак.

Шулай ук бәйрәм кунакларын Татар сәнәгате осталарының декоратив-гамәли иҗаты күргәзмәсе, балалар өчен «Нәүрүз килә, яз килә!» уен программасы көтә. Себер татарларының «Садака» традицион йоласы да уздырылачак, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot