news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Түбән Камада бәйрәм программасы белән ретро-трамвай йөриячәк

Иртәгә Түбән Камада бәйрәм программасы белән ретро-трамвай йөриячәк
Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көнендә Түбән Кама буенча ретро-трамвай йөриячәк. 87 нче номерлы борынгы вагон икенче маршрут буенча хәрәкәт итәчәк.

Салонда бәйрәм программасын үзәк китапханә хезмәткәрләре оештыра. Пассажирларны алар Татарстан тарихы белән таныштырачак. Беренче рейс 9:30 сәгатьтә планлаштырылган. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Моннан тыш, трамвай Түбән Кама буенча 10:36, 12:16 һәм 13:24 сәгатьләрдә хәрәкәт итәчәк.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot