news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Түбән Кама районында хәйрия кичәсе була

17 май көнне «Мирас» мәдәният йортында «Түбән Кама! Без булдыра алганча ярдәм итәбез» исемле хәйрия кичәсе була. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районының рәсми сайтында хәбәр ителә.

17:30 сәгатьтә коры армия душы һәм «Браслеты выживания» ясау буенча мавыктыргыч мастер-класслар узачак.

18:30 сәгатьтә кунакларга шәһәрнең иҗат коллективлары катнашында концерт тәкъдим ителә. Шулай ук хәрбиләр өчен ирекле иганәләр дә кабул ителә.

Хәйрия кичәсе Кызыл Чишмә бистәсе, Үзәк урам, 5 адресы буенча уза. Керү түләүсез.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100