news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә ТР Милли музеена һәм аның филиалларына керү бушлай булачак

Казанлылар ТР Милли музеена һәм аның филиалларына 4 февральдә бушлай керә алачак. Гадәттәгечә акция айның һәр беренче сишәмбесендә үткәрелә.Бу көнне килүчеләрне түләүсез кабул итәчәкләр. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Экскурсияләргә, мастер-классларга һәм музей программаларына бару өчен билет алырга кирәк. Тулырак мәгълүмат алу өчен +7(843)590-00-50 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип хәбәр иттеләр учреждениенең матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot