Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иртәгә Татарстанның 2025 елдагы төп сәнәгать казанышы өчен тавыш бирү тәмамлана
Иртәгә узып баручы 2025 елның төп сәнәгать казанышын билгеләү өчен тавыш бирү тәмамлана. Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми телеграм-каналына язылучылар профильле ведомство алдан сайлаган егерме вакыйга арасыннан республика сәнәгать тормышындагы ун иң мөһим вакыйганы сайлап алырга өлгерә ала.
Исегезгә төшерик, тавыш бирү 15-21 декабрьдә уза. Проектны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы оештырды.
Профильле ведомство сайлап алган вакыйгалар арасында – Казан вертолет заводының үзебезнең илдә ясалган двигательләр белән җиһазландырылган «Ансат» вертолетының беренче очышы, ЭП-600 яңа олефин комплексында этилен һәм пропилен җитештерүне ачу, Алабуга аккумулятор заводында EFB технологиясе буенча импортны алмаштыра торган аккумулятор батареяләре җитештерә башлау, шулай ук РТ серияле беренче «Атом» электромобилен конвейердан чыгару.
Иң күп тавыш җыйган ун вакыйга финалга чыгачак һәм «Татар-информ» сайтындагы йомгаклау тавыш бирүендә тәкъдим ителәчәк. Ул 23 декабрьдә 8:00 сәгатьтә башланачакҗһәм 25 декабрьдә 18:00 сәгатьтә тәмамланачак. Нәтиҗәләр һәм җиңүче 26 декабрьдә игълан ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз