news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Иртәгә Татарстанда яшенле яңгырлар көтелә
Скопировать ссылку
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев
Иртәгә, 15 сентябрьдә, Татарстанда һава шартлары начарлану фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге кисәтә.
Республикада урыны белән яшенле яңгырлар көтелә, җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк.
- Бофорт шкаласы буенча, җилнең тизлеге секундына 13,9 дан 17,1 метрга кадәр булса, җил көчле дип санала. Мондый җилгә каршы бару авыр, бу вакытта агач кәүсәләре чайкала. Су өстендә дулкыннар өелә, сыртлар өзелә, күбек җил уңаена полосалар булып ята.
Элек «Татар-информ» якын көннәрдә Татарстанда җәйге һава торышы нормадан 5-8 градуска җылырак сакланачак, дип хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot