news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Татарстанда томан көтелә

6 августка каршы төндә, шулай ук иртән Татарстан территориясендә урыны белән томан көтелә.

Һава торышы начар булу сәбәпле, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сак булырга киңәш итә.

«Машина юллары аша чыкканда, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләреннән генә файдаланыгыз. Балаларны күзәтүсез калдырмагыз, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез», – дип мөрәҗәгать итә алар.

news_right_1
news_right_2
news_bot