news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Татарстанда томан һәм бозлавык була

Иртәгә Татарстанда томан һәм бозлавык була
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанда яңа эш атнасы юлларда томан һәм бозлавыктан башланачак. Шуңа бәйле рәвештә, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкын бик сак булырга чакыра.

Юлны бары тик җир асты яки җир өсте юллары аша гына чыгарга, балаларны күзәтергә, шулай ук өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм итәргә кирәк.

Кирәк булганда төбәк халкы ашыгыч хезмәтләргә 112 номеры буенча мөрәҗәгать итә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot