news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Иртәгә Татарстанда томан һәм +15 градуска кадәр җылылык көтелә

Якшәмбе, 2 апрельдә, Татарстанда һава температурасы +15 градуска кадәр күтәрелә, томан көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем ихтималы аз. Синоптиклар фаразлавынча, төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы -1..+4 градус, ә көндез +10..+15 градус фаразлана. Җил көнчыгыш, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә була.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100