Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иртәгә Татарстанда томан, буран һәм -17 градус салкын көтелә
Иртәгә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән явым-төшем ихтималы аз, әмма көндез урыны белән кар һәм буран көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Иртән республикада томан фаразлана, юлларда бозлавык булырга мөмкин, дип кисәтә синоптиклар.
Төнлә һава температурасы -9..-14 градуска кадәр төшәчәк, урыны белән -17 градус булырга мөмкин. Көндез һава температурасы -3..-8 градус фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз