news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Татарстанда секундына 17 метрга кадәр көчле җил көтелә

Җомга көнне Татарстан территориясендә секундына 17 метрга кадәр көчле җил фаразлана. Көчле явым-төшем көтелми. Көндез һава температурасы +23 градуска кадәр җылыначак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ял көннәрендә республикада тыныч һәм коры һава торышы көтелә, шимбә көндез генә урыны белән бераз яңгыр явачак. Көндез температура +25 градуска кадәр күтәреләчәк.

Якынча фаразлар буенча, киләсе атна башында, 19 һәм 20 майда, һава шартлары үзгәрәчәк. Яңгыр көтелә, һава температурасы бераз төшә, көндез +18..+23 градус фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot