news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Татарстанда рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханы узачак

Иртәгә Казанның аерым предметларны тирәнтен өйрәнү буенча 89нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә имтихан пунктында рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханы узачак.

Имтиханнар чоры турында журналистларга мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да сөйләячәк, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Бердәм дәүләт имтиханнары 26нчы майда сайлауга бирелгән география, рус әдәбияты һәм химия предметларыннан башланды. Сынауларның беренче көнендә 49 имтихан тапшыру пункты, шул исәптән имтихан биремнәрен өйдә язу буенча ике пункт оештырылган. Әлеге пунктларда ике меңнән артык укытучы эшли. Барлык аудиторияләрдә - видеокүзәтү.

Географиядән имтиханны - 159, рус әдәбиятыннан - 883, химиядән 2123 укучы тапшыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100