Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Иртәгә Татарстанда көчле җил, томан һәм буран көтелә
Бүген кич һәм иртәгә, 5 апрельдә, Татарстанда һава шартлары бозылуы көтелә. Көчле җил, буран, томан вакытында күз күреме начарлануы фаразлана.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга, урыны белән 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һәм иртән җепшек кар һәм кыска вакытлы буран көтелә. Юлларда бозлавык һәм кар боткасы хасил булырга мөмкин.
Буран вакытында күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарлана.
Төнлә һава температурасы -2..-7 градус, ә урыны белән -10 градуска кадәр төшә. Көндез термометр баганасы +2..+7 градуска кадәр күтәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз