news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Татарстанда көчле җил һәм +31 градуска кадәр эсселек көтелә

Иртәгә, 24 майда, Татарстан территориясендә алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез көчле җил фаразлана, аның тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Синоптиклар явым-төшем ихтималы аз булуын фаразлый. Төнлә көнчыгышта һәм түбән урыннарда һава температурасы +7..+12 градус, ә республиканың көнбатыш районнарында +17 градус көтелә. Көндез +26..+31 градус эссе булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100