news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Татарстанда бозлавык булачак, яңгыр һәм кар явачак

Иртәгә, 16 апрельдә, Татарстанда салкынча һәм шактый дымлы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә яңгыр һәм кар явуы ихтимал. Көндез шулай ук урыны белән яңгыр явачак, дип билгеләп үтә синоптиклар.

Төнлә һәм иртән бозлавык булачак. Төнлә һава температурасы -4...+1 тәшкил итәчәк. Көндез +5...+10 градуска кадәр җылытачак, дип аңлата метеорологлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot