news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Татарстанда -22 градуска кадәр салкын булуы көтелә

Иртәгә, 6 февральдә, Татарстанда салкынча һәм болытлы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән бераз кар явачак, Казанда явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән аерым районнарда, ТР башкаласын да кертеп, томан төшәчәк.

Төньяк-көнчыгыш һәм төньяктан талгын җил исәчәк. Юлларда бозлавык саклана, дип искәртә синоптиклар.

Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә төбәктә һава температурасы -12..-17 градус тәшкил итәчәк, аязган вакытта -22 градуска (Казанда -12..-14, аязган вакытта -17 градус) кадәр суыта. Көндез исә -5..-10 (республика башкаласында -7..-9) градус булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100